Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 28 сентябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экологик программасы яңадан башланды. Ул иске компьютер, офис һәм көнкүреш техникасын, шул исәптән суыткычлар, кондиционерлар, электр кораллары, фәнни һәм медицина җиһазлары, шулай ук шәхси гаджетларны бушлай утильләштерүгә юнәлтелгән.

Программа Табигатьтән рациональ файдалану фонды тарафыннан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Төп максат – күмүгә яраксыз электрон калдыклар күләмен киметү һәм аларны табигатьне саклау законнарына яраклы рәвештә эшкәртүне тәэмин итү.

Кемнәр катнаша ала: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләре һәм башка бюджет оешмалары, оешма хезмәткәрләре һәм килүчеләр, укучылар, студентлар һәм аларның гаиләләре, коммерция компанияләре (льготалы шартларда).

Нәрсәләр кабул ителми: картриджлар, батареялар, аккумуляторлар, люминесцент лампалар, ИБП, «радиация» тамгасы булган җиһазлар. Катнашу өчен учреждениеләргә Фонд сайтында теркәлергә кирәк: муниципаль берәмлектә график буенча техниканы чыгару датасыннан ике атнадан да соңга калмыйча.

Барлык сораулар буенча программа координаторына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (965) 176-32-19, e-mail: tatarstan@eko-fond.ru

Программаны үткәрү графигы:

Сентябрь: Казан, Әтнә районы, Арча районы, Балтач районы, Түбән Кама районы, Мамадыш районы, Кукмара районы, Саба районы.

Октябрь: Яр Чаллы, Тукай районы, Сарман районы, Казан, Биектау районы, Питрәч районы, Балык Бистәсе районы, Бөгелмә районы, Азнакай районы, Мөслим районы.

Ноябрь: Түбән Кама районы, Чистай районы, Алабуга районы, Казан, Буа районы, Апас районы.

Декабрь: Яр Чаллы, Минзәлә районы, Актаныш районы, Менделеев районы, Әгерҗе районы, Казан, Зеленодольск районы, Югары Ослан районы, Лаеш районы.

Ел йомгаклары буенча иң актив һәм экологик җаваплы учреждениеләр рейтингы төзеләчәк. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм ведомство бүләкләре алачак.

Дүшәмбе, 28 сентябрь 2026, 15:00