Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 25 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советының «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе инициативасы белән Мәгариф идарәсе һәм 2 нче балалар сәнгать мәктәбе Укытучылар көненә багышланган «Безнең укытучы» бишенче еллык цифрлы котлау открыткалары конкурсының йомгакларын чыгардылар.

Быел үз эшләрен шәһәрнең 15 мәктәбеннән һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесеннән 62 укучы тәкъдим итте. Жюри әгъзалары биш яшь төркемендә 15 җиңүчене билгеләде. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

1-2 сыйныф укучылары арасында призерлар исемлегенә 7 нче мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Вероника Гайдабура керде. 3-4 сыйныф укучыларыннан җиңүчеләр дип танылдылар: 43 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Кәрим Хисмәтуллин, 16 нчы «Огниво» балалар иҗаты үзәгенең 3 сыйныф укучысы Ева Галиуллина һәм 60 нчы мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Эмир Дадажанов.

5-6 сыйныф укучылары арасында лауреатлар булдылар: 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ранель Мухлисов, 29 нчы гимназиянең 6 сыйныф укучысы Артур Салихов һәм 62 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Ирина Морозова.

7-8 сыйныф балаларының эшләре жюри игътибырын яулады: 62 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Рузилә Мөхәммәтгараева, 14 нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы Алина Галиева һәм 62 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Аделия Нуртдинова җиңүчеләр дип табылды. 

9-11 сыйныфлар арасында иң яхшылар дип танылдылар: 55 нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Риана Хамитова, 2 нче балалар сәнгать мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Амалия Феофанова һәм 39 нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Айнур Шәмсиев.

«Укытучы – батырлык һәм хезмәт» номинациясендә (5–8 сыйныфлар) җиңүчеләр булдылар: 59 нчы «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Диана Газизянова һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗаты үзәгенең 5 сыйныф укучысы Айзилә Хисмәтова.

Ирина Сәгыйдуллина конкурс эшләре «өстәлгә» ятмаячагын билгеләп үтте: алар бәйрәм атнасы дәвамында укытучыларга тапшырылачак. Педагоглар бу открыткаларны сыйныфларда күрсәтәчәкләр, шуңа күрә аларны бик күпләр күрәчәк. Ул шулай ук катнашучыларның сәләте – аларның үзләренең генә түгел, ә ата-аналарының һәм остазларының да казанышы икәнен ассызыклады. Укытучы көне алдыннан Ирина Сәгыйдуллина барлык педагогларны котлады һәм аларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

«Укытучы – ул гади һөнәр түгел Сез балаларга белем бирәсез һәм аларга үзегезнең җаныгызның бер өлешен саласыз, көн саен аларга үз сәләтегезне һәм вакытыгызны бирәсез. Бу авыр, әмма барыбыз өчен дә шулкадәр кирәкле хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт. Укытучы – тормышта безнең өчен беренче үрнәк булган, өмет өрли торган һәм илһам бүләк итә торган кеше. Нәкъ менә укытучы ярдәмендә без үзебез булган кешеләргә әйләнәбез. Һәм сез үскәч, балалар, мин ышанам, сез үз укытучыларыгызны рәхмәт һәм мәхәббәт белән искә алачаксыз».

Чәршәмбе, 30 сентябрь 2026, 16:45