Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин тыл хезмәтчәне Хәсимә Нуриевна Шәрипованы 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты һәм шәһәр мэры сәламнәрен тапшырды.

Хәсимә Нуриевна Минзәлә районының Чулпан авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышының авыр елларында ул, шул чорның күп кенә балалары кебек, колхозда фидакарь хезмәт куеп, Бөек Җиңүне якынайткан. Сугыштан соңгы елларда юбиляр Минзәлә драма театрында эшләгән. Аннары парикмахер-гримёр дигән иҗади һөнәрне үзләштергән. Бай хезмәт юлын ул 1986 елда лаеклы ялга чыгып тәмамлаган.
1987 елда Хәсимә Нуриевна Яр Чаллыга күченгән. Аның төп горурлыгы һәм куанычы – нәсел дәвамчылары: өч онык һәм дүрт оныкчык.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм котлаулар тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм рух көрлеге теләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 сентябрь 2026, 13:00