Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 2 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге Хәрби-патриотик үзәкнең яңартылган экспозициясен ачу тантанасы узды. Чара Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән яңадан кушылуының өченче еллыгына багышланган иде.

Ачуның үзәк вакыйгасы – ике яңа стенд тәкъдим итү. Беренчесе Россия Герое Сергей Чебневка багышланган, аның исемен хәрби-патриотик үзәк йөртә. Икенче стенд Анатолий Александрович Чибукинның шәхси әйберләрен тәкъдим итә. Ул безнең якташыбыз, легендар 331 нче Гвардия парашют-десант полкында 98 нче Гвардия һава-десант дивизиясендә хезмәт иткән. Сугыш кырында күрсәткән батырлыгы өчен Анатолий Чибукин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Анатолий Александровичның шәхси әйберләрен үзәккә аның әнисе – чарада катнашкан Зәйтүнә Гомәровна Чибукина тапшырган.

Университет студентлары һәм укытучылары аңа кул чабып тирән рәхмәт белдерделәр. Аналарның һәрберсенә «Ватан сакчысы анасы» медале һәм хөрмәт һәм рәхмәт билгесе буларак чәчәкләр тапшырылды. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова батырларның әниләренә шәхсән бүләкләр тапшырды.

Яңартылган экспозиция буенча экскурсияне мактаулы кунаклар һәм университет җитәкчелеге өчен тарих фәннәре кандидаты, университетның Ватан һәм гомуми тарих кафедрасының өлкән укытучысы, «Җиңү варислары» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Илшат Сабиров үткәрде.

Шулай ук сәламләү сүзе белән «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратов чыгыш ясады.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ассоциация белән инде икенче ел хезмәттәшлек итә, һәм бу очрашу партнёрлыкны үстерүдә тагын бер адым булды. Аерым игътибар университетның Студентлар советы әгъзалары белән диалогка бирелде. Студентлар Тимур Эдуардовичка турыдан-туры сораулар бирү һәм беренче авыздан җаваплар ишетү мөмкинлеген алдылар.

Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2026, 09:18