Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Тантаналар сараенда Укытучы көне алдыннан мәгариф системасын үстерүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аерым өлеш керткән педагогларны, тәрбиячеләрне һәм остазларны хөрмәтләделәр. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов мөрәҗәгать итте. Ул педагогларга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

Россия Мәгариф министрлыгының ведомство аерымлык билгесе «Мәгариф отличнигы» белән 25 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Гәрәева, 1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның методисты Виктория Костина һәм 81 нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире Сәрия Марданова бүләкләнде. «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме Яр Чаллы политехника көллиятенең укытучысы Фәридә Сәетовага һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 89 нчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныф укытучысы Римма Темирҗановага бирелде.

Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән 83 нче «Фея» балалар бакчасы мөдире Светлана Бадертдинова, 34 нче мәктәп директоры Наталья Максимова, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Гөлфия Фатхуллина һәм 9 нчы мәктәпнең математика укытучысы Зифә Йосыпова бүләкләнде. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» аерымлык билгесе белән В.Д. Поташов исемендәге техник көллият укытучысы Олег Гурьянов, 13 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Лотфуллина, 58 нче мәктәпнең производство мөдире Рита Хуҗина һәм 57 нче «Притяжение» гимназиясенең химия укытучысы Чулпан Юскаева бүләкләнде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән 84 нче «Серебряное копытце» балалар бакчасының укытучы-дефектологы Татьяна Вершинина, 22 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Елена Гаврикова, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче мәктәпнең тәрбиячесе Лилия Зарифуллина, 51 нче мәктәп директоры Альбина Сәлахова һәм 33 нче «Колобок» балалар бакчасы мөдире Люция Фәррахова бүләкләнде. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән 50 нче мәктәп директоры Рамил Әхмәтҗанов, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе һөнәри белем бирүне үстерү бүлекчәсенең баш белгече Дарья Галиева һәм 52 нче мәктәп директоры Дамир Нуриәхмәтов бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының физик культура һәм спорты отличнигы» билгесе белән «Комсомолец» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Эльвира Акмалетдинова бүләкләнде. Республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лия Вечтомова бүләкләнде. Республика Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы белән «Нур» яшьләр үзәгенең тавыш режиссеры Василий Иванов бүләкләнде.

Шәһәр Мактау тактасына кертү турындагы таныклык 7 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Алия Габдрахмановага, 28 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Баһаутдиновага, балалар сәнгать мәктәбе директоры Нэля Борозновага, 56 нчы мәктәпнең математика укытучысы Людмила Бутаковага, 129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасының тәрбиячесе Альбина Вәлиевага, 41 нче мәктәп директоры Шамил Закировка, 82 нче «Көнбагыш» балалар бакчасы мөдире Резедә Исаевага, 3 нче мәктәпнең химия укытучысы Равза Лысюкка, КФУның Яр Чаллы институты (филиалы) химия һәм экология кафедрасы мөдире Геннадий Мавринга, 9 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гүзәл Мөхетдиновага, «Диалог» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры урынбасары Ирина Новгородовага, 16 нчы «Огниво» балалар иҗаты үзәгенең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мария Пинтелинага, Яр Чаллы педагогика университетының психологик-педагогик һәм махсус дефектологик белем бирү кафедрасы доценты Ләйлә Рәхмәтуллинага, 99 нчы «Дулкын» балалар бакчасының педагог-психологы Анастасия Сагдиевага, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Светлана Селивановага, 4 нче балалар экологик-биологик үзәге директоры Владимир Товмега, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Фаизовага, 37 нче мәктәпнең математика укытучысы Юлия Хаиповага һәм 29 нчы гимназиянең педагог-оештыручысы Эльвира Харисовага тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2026, 14:25