Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

«SOS Казан» социаль үзәге кризис хәлләрендә булган һәм психоэмоциональ авырлыклар кичергән гражданнарга квалификацияле психологик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Ярдәм үзәк белгечләре тарафыннан бушлай күрсәтелә.

Психологик хезмәт эшчәнлеге гражданнарга авыр тормыш хәлләрен җиңүдә, гаилә һәм шәхсиара конфликтларны хәл итүдә ярдәм итүгә, шулай ук социаль дезадаптация дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән.

Мөрәҗәгатьләр белән эш конфиденциальлек, индивидуаль якын килү һәм һөнәри этика принципларына нигезләнә. Беренчел һәм кабат консультацияләр кысаларында профиль белгечләре гариза бирүчеләрнең психологик халәтен диагностикалыйлар һәм кризис хәлен җиңүнең шәхси планын эшлиләр.

Социаль үзәкнең барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

Пәнҗешәмбе, 1 октябрь 2026, 16:00