Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 3 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында «Скрытые Фигуры» иҗади төркеменең «МИН» күргәзмә проекты ачылды. Арт-төркем 2023 елда нигезләнгән, ул төрле медиумнарда эшләүче, әмма бердәм караш, фәлсәфә һәм эстетика белән берләштерелгән проектлар иҗат итүче авторларны берләштергән. Үз эшләрен рәссамнар Надежда Хасанова, Тая Равилова, Светлана Богатова, Лилия Сафина, Ксения Лапшина, Екатерина Клименко тәкъдим иттеләр.

МИН – үзең белән диалогка чакыру. Авторлар шәхес формалашуын кешенең яшәгән урыны белән тирән үзара бәйләнеш нәтиҗәсе буларак карарга тәкъдим итәләр. Күргәзмәнең күпкатламлы хикәясенә чумып, тамашачы рәссамнар тәҗрибәсен үзенеке белән чагыштыру, үз тамырларының тирәнлеген аңлау һәм үз шәхесенең нәрсәдән тукылганына яңача карау мөмкинлеген ала.

Күргәзмә ачылу җылы, дусларча аралашу атмосферасында узды. Авторлар кунакларны экспозициядә тәкъдим ителгән эшләр цикллары белән таныштырдылар, үз әсәрләре һәм аларга салынган мәгънәләр турындагы сорауларга җавап бирделәр. Рәссамнарны дуслар, хезмәттәшләр һәм фикердәшләр котлады.

Күргәзмә 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 2 октябрь 2026, 08:33