Укытучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясендә 2025–2026 уку елы йомгаклары буенча Үзәк районының мәгариф учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә багышланган Мактау тактасын ачу тантаналы церемониясе узды.

Чараны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин сәламләү сүзе белән ачты. Котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белән мактаулы кунаклар чыгыш ясады: мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова, «Татнефть-Пресскомпозит» директоры Азат Гобәйдуллин.

13 нче балалар сәнгать мәктәбенең яшь артистлары әзерләгән иҗади чыгышлар педагоглар өчен бүләк булды.

2025/2026 уку елы йомгаклары буенча Үзәк районының иң яхшы педагогик хезмәткәрләреннән Мактау тактасына түбәндәгеләр кертелде: 38 нче мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнилә Әхмәдиева; «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәгенең «Радуга» яшәү урыны буенча яшьләр клубының структур бүлекчәсе мөдире Татьяна Батракова; Яр Чаллы политехника көллияте укытучысы Римма Булатова; 78 нче Пушкин пролицееның башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Гарипова; 41 нче мәктәпнең тарих укытучысы Эльмира Зәйнетдинова; «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, вокал укытучысы Люция Ибраһимова; 27 нче «Росинка» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Ихсанова; 33 нче «Колобок» балалар бакчасының физик культура инструкторы Светлана Козлова; 31 нче мәктәпнең физик культура укытучысы Юлия Константинова; 60 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдания Мәгъсүмҗанова; 13 нче балалар сәнгать мәктәбенең (т) фортепиано классы укытучысы Алсу Маликова; 46 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Лидия Миркина; 22 нче «Колокольчик» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Светлана Михайлова; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче Яр Чаллы мәктәбенең укытучы-дефектологы Флюсә Нигъмәтуллина; 45 нче мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Прасова; 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы – бала үсеше үзәге тәрбиячесе Светлана Рафикова; 98 нче «Планета детства» балалар бакчасы – бала үсеше үзәге тәрбиячесе Ирина Савина; 78 нче «Ёлочка» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Соловицкая; 5 нче балалар музыка мәктәбенең фортепиано классы укытучысы, концертмейстеры Галина Хаканова; 70 нче «Ягодка» балалар бакчасы тәрбиячесе Фирәя Хәмидуллина; 100 нче «Жар-птица» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфирә Хисаметдинова; 76 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Чурбанова.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 октябрь 2026, 08:48



