Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 3 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитетта легаль булмаган мәшгульлеккә каршы тору буенча Республика ведомствоара комиссиясенең эш төркеменең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибе хезмәт түләү өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очракларын ачыклау һәм салым йөкләмәләрен үтәүдән качуның төп аспектларын үз эченә алды.

Утырыш барышында минималь хезмәт хакыннан түбән эш хакы исәпләү, Татарстан Республикасында икътисадый эшчәнлек төре буенча уртача айлык хезмәт хакына туры килмәү һәм үзмәшгульләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен алыштыру очраклары каралды. Оешма җитәкчеләренә хезмәт хакы күләмнәрен закон таләпләренә туры китерү, аннары түләүләрне республикадагы урта тармак дәрәҗәсенә җиткерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Шулай ук утырышка НДФЛ түләү буенча бурычы булган 4 оешма чакырылды. Оешмалар бурычларын түләделәр, җитәкчеләргә киләчәктә бурычларның барлыкка килүенә юл куймаска тәкъдим ителде.

Җомга, 2 октябрь 2026, 15:06