Республика маркетинг үзәге ресурсында «Продукция каталогы» дигән киңәйтелгән мәгълүмат модуле кертелде.
Товарларның цифрлы витринасы Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы белән берләштерелгән һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре җитештергән продукцияне урнаштыру өчен билгеләнгән.
Функционал төрле критерийлар буенча мәгълүматларны фильтрлауны күздә тота: җитештерүче төбәге; продукция коды һәм башка параметрлар.
Хәзерге вакытта «Продукция каталогы» базасында 2,2 млннан артык позиция бар.

Шәһәр товар җитештерүчеләрен «Продукция каталогы»нда үз продукцияләре турында актуаль мәгълүматларны урнаштырырга чакырабыз.
Ничек катнашырга? Республиканың сәнәгать предприятиеләренә «Продукция каталогы»н чыгарыла торган товарлар турында актуаль мәгълүматлар белән тутырырга тәкъдим ителә.
Республика маркетинг үзәге платформаларында эш тәртибен аңлату өчен атна саен тәэмин итүчеләр өчен дә, заказчылар өчен дә бушлай укыту семинарлары үткәрелә, шул исәптән видеоконференцэлемтә режимында. Семинарлар расписаниесе биредә урнаштырылган.
Белешмәләр өчен адрес һәм телефон: «Татарстан Республикасының дәүләт заказы буенча агентлыгы», Казан, Мәскәү урамы, 55.
Телефон: 8-800-700-98-73
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 октябрь 2026, 15:42



