Бүген Орган залында «КАМАЗ» ААҖ коллективы Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итте. Чарада автогигантның җитәкчеләре, шәһәр Башкарма комитеты идарәләре башлыклары, завод хезмәткәрләре катнашты.

«Характер, темперамент, максатчанлык, һәрвакыт алга барырга, үз алдыңа югары максатлар куярга һәм аларга ирешергә омтылу – предприятие ветераннары салган кагыйдәләр – бүген дә чаллылыларга һәм камазчыларга алга барырга, яңа автомобильләр иҗат итәргә һәм шәһәребезнең яхшыра баруы өчен кирәкле барысын да эшләргә мөмкинлек бирә. КАМАЗ предприятиеләре һәрвакыт үз тармаклары предприятиеләре арасында, Татарстан Республикасының һәм бөтен илебезнең сәнәгать һәм җитештерү флагманнары арасында беренче булдылар!», – дип билгеләп үтте Фәрид Салахов.

КАМАЗ хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Мәскәү метрополитенының академик хоры, татар эстрадасы йолдызы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясадылар.


Шулай ук 39 тармак хезмәткәренә бүләкләр тапшырылды.
Шулай итеп, җитештерү эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешү һәм предприятие үсешенә зур шәхси өлеш кертү өчен «КАМАЗның атказанган хезмәткәре» исеменә Тимерчелек заводының баш механик бүлегенең 6 разрядлы слесарь-ремонтчысы Николай Аксаков, пресс-рама заводының 6 разрядлы слесарь-инструментальщигы Илшат Әхмәтшин, Двигательләр заводының 6 разрядлы автоматик линияләр һәм агрегат станоклары көйләүчесе Игорь Бижко, Тимер кою заводының ремонт-механика цехы башлыгы Сергей Богдан, Тимер кою заводының 5 разрядлы металл һәм эретмәләр эретүчесе Рафаэль Вәлиәхмәтов, Пресс-рама заводының ремонт-механика цехы башлыгы Ринат Газизуллин, Логистика үзәгенең методология һәм эчке контроль департаментының процесслар методологиясе буенча баш белгече Елена Глушкова һәм «АвтоЗапчасть КАМАЗ»ның запас частьләрне комплектлау һәм җибәрү цехының комплектлау участогы мастеры Фәридә Рамазанова лаек булдылар.

Шулай ук бу мактаулы исемне Финанс идарәсе үзәгенең исәп-хисап идарәсе хезмәтенең түләүләр бюросы башлыгы Сәгъдия Сәләвәтова, Запас частьләр һәм компонентлар заводының җиһазларны ремонтлауны анализлау, планлаштыру һәм тәэмин итү бүлеге башлыгы – баш механигы Юрий Сатункин, Мостлар заводының тормоз цехының 6 разрядлы автоматик линияләр һәм агрегат станоклары көйләүчесе Рәүф Сибаев, Сәнәгать куркынычсызлыгы һәм экология департаментының баш эколог бүлегенең әйләнә-тирә мохитне саклау буенча баш белгече Гөлҗира Сөләйманова, Автомобиль заводының кабина җыю цехының җитештерү буенча цех башлыгының сменалы урынбасары Владимир Титов, Баш директор урынбасары – үсеш буенча директор блогының үсеш буенча директор урынбасары икътисад буенча бүлекчәләрне планлаштыру һәм икътисади анализлау бүлеге башлыгы Людмила Хәлитова, Двигательләр заводының «Мотор» производствосын техник үстерү буенча баш белгече Фәүҗәт Хуҗиәхмәтов һәм Тимер кою заводының төсле кою производствосының 5 разрядлы металл һәм эретмәләр эретүчесе Фәһим Шәйхетдинов алдылар.

Хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эшләре өчен «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Хезмәттә аерылып торган өчен» медале белән хезмәт контрактлары хезмәтенең кадр билгеләүләре һәм резерв белән эшләү төркеме җитәкчесе Роза Әхмәтханова, «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең район чистарту корылмалары производствосының 3 разрядлы насос җайланмалары машинисты Евгения Ершова, Логистика үзәгенең технологияләр һәм проектлар департаментының логистика технологиясе бүлеге башлыгы Илья Мезенцев, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖнең җылылык тәэмин итү цехының 6 разрядлы слесарь-ремонтчысы Наил Нигъмәтуллин һәм Ремонт-инструменталь заводының 1 нче инструменталь цехының 6 разрядлы слесарь-инструментальщигы Алмаз Саматов бүләкләнделәр. Камазчыларның казанышлары федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелде. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Мактаулы машина төзүчесе» мактаулы исеме Автомобиль заводының автоҗыю производствосының баш технологы Максим Кудрявцевка һәм Пресс-рама заводының пресс заводының штамплар ясау цехы башлыгы Андрей Ушаковка бирелде.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән «ЦФ КАМА» җыю производствосының технологик бүлеге җитәкчесе Валерий Веряскин, хезмәт мөнәсәбәтләре департаментының хезмәт хакы фонды отчетлылыгы һәм контроле бүлеге башлыгы Альбина Гәрипова һәм «КАМА-ДИЗЕЛЬ» башкарма директоры Олег Косарев бүләкләнделәр.
Берничә белгеч югары республика исемнәренә лаек булды. «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» исеме пресс-рама заводының баш белгече Заһит Сәлахетдиновка һәм тимер кою заводының энергетик җиһазларны ремонтлау цехы башлыгы урынбасары Фаил Сибагатовка бирелде. «Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» мактаулы исеменә Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре үзәгенең техник сервис департаментының элемтә челтәрләрен ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү цехының пресс-рама заводы зонасы участогы башлыгы Василий Самоявчев һәм Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре үзәгенең заказчы департаментының мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен тәэмин итү бүлеге башлыгы Рөстәм Хәмитов лаек булдылар. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте Сыйфат департаментының директор урынбасары – продукт һәм процесслар аудиты бүлеге башлыгы Наталья Сидоровага, Фәнни-техник үзәкнең сынаулар буенча баш конструктор хезмәтенең лаборатория-юл һәм эксплуатация сынаулары бүлегенең автобуслар һәм электробусларны сертификацияләү сынаулары буенча баш белгече Евгений Ларькинга, Фәнни-техник үзәкнең махсус автомобильләр буенча баш конструктор урынбасары Сергей Талдыкинга һәм Тимер кою заводының үзәк лабораториясенең 8 разрядлы контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика көйләүчесе Алексей Юмагуловка тапшырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министрының Рәхмәте белән «КАМАЗ» Сәүдә-Финанс компаниясе»нең автотехниканы сатуны анализлау һәм алга этәрү бүлегенең реклама эшчәнлеге буенча баш белгече Рузилә Әхмәтҗанова һәм запас частьләр һәм компонентлар заводының 6 разрядлы автоматик линияләр һәм агрегат станоклары көйләүчесе Илгиз Заманов билгеләп үтелделәр.
Бүләкләү блогы шәһәр танылу билгеләрен тапшыру белән тәмамланды. Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты Мостлар заводының автоматик һәм ярымавтоматик линияләр операторы Ольга Вяхиревага, пресс-рама заводының 1 нче буяу цехының 4 разрядлы буяучысы Сәҗидә Мортазинага һәм автомобиль заводының махсус автомобильләр җыю цехы мастеры Алтәф Гыйззәтуллинга игълан ителде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 октябрь 2026, 18:08



