Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Укытучы көне бәйрәме узды. Тантана кысаларында мәгариф системасын үстерүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аерым өлеш керткән педагоглар, тәрбиячеләр һәм остазлар хөрмәтләнде.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов мөрәҗәгать иттеләр. Алар педагогларга эшләре һәм киләчәк буыннарны формалаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр. Кунаклар өчен шәһәрнең иҗади коллективлары һәм артистлары чыгыш ясадылар.

Тантана барышында 28 педагогка бүләкләр тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының ведомство билгесе «Мәгариф отличнигы» белән мәгълүмати-методик үзәк директоры Надежда Нестерова, Василий Васильевич Давыдов исемендәге гимназия директоры Татьяна Сөнгатуллина һәм 41 нче «Подснежник» балалар бакчасының балаларга туган тел өйрәтү буенча тәрбиячесе Зәкия Фатхуллина бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме 102 нче «Созвездие» балалар бакчасының эш кәгазьләре алып баручысы Зөһрә Князевага һәм 32 нче урта мәктәпнең математика укытучысы Нәфидә Тимерхановага бирелде. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән 46 нчы урта мәктәп директоры Тәнзилә Камалова билгеләп үтелде.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән 56 нчы «Родничок» балалар бакчасы мөдире Резидә Акрамова, 28 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлия Закирова, 23 нче урта мәктәп директоры Светлана Королева һәм 115 нче «Звездочки» балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова бүләкләнде.

Шулай ук бу югары ведомство бүләгенә 39 нчы күппрофильле мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Лотфуллина, 47 нче «Айгөл» балалар бакчасының тәрбиячесе Фәридә Насибуллина, 12 нче урта мәктәпнең музыка укытучысы Рәзия Хәбирова һәм «Дельфин №8» балаларны физик сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владимир Щипицын лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 86 нчы «Өмет» Яр Чаллы мәктәбе директоры Роберт Абайдуллин, 14 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Фирүзә Биктимерова, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе гомуми белем бирү бүлегенең баш белгече Анастасия Ильковская, 16 нчы «Скворушка» балалар бакчасы мөдире Алсу Миннегалиева, 18 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айзирә Миңгареева һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Гадилә Хуҗаҗанова билгеләп үтелделәр.

«Мактаулы остаз» аерымлык билгесе белән В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы маркетинг һәм логистика кафедрасы доценты Лилия Габидуллина һәм 4 нче урта мәктәпнең хезмәт укытучысы Ренат Гәрипов бүләкләнделәр.

Берничә белгеч республика ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорты отличнигы» билгесе «Комсомолец» спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Хөсәиновага тапшырылды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән балалар театр мәктәбе укытучысы Айзирә Ухова бүләкләнде, ә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасы «Яшьүсмер» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәгенең директор урынбасары Альберт Гыйльмановка тапшырылды.

Церемония шәһәр бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Эштә югары нәтиҗәләр өчен мэрның Рәхмәт хаты белән 15 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Набиуллина бүләкләнде. Башкарма комитетның рәхмәт хаты 6 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линара Газинага һәм 31 нче урта мәктәпнең китапханә мөдире Надежда Подъячевага тапшырылды.

Шимбә, 3 октябрь 2026, 13:21