Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясендә «Акварельле мизгелләр» экспозициясе ачылды. Бу Халыкара педагог-рәссамнар берлеге әгъзасы, Әлмәт шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Светлана Абдуллинаның күргәзмәсе.
Светлана Ильинична – профессиональ рәссам һәм педагог. 2026 елда ул «Иң яхшы педагог-рәссам» Мактау билгесенә лаек булды. Ул төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә һәм конкурсларда актив катнаша, үз осталыгын һәм илһамын укучылары белән бик теләп уртаклаша.

Күргәзмәдә Санкт-Петербург, Суздаль һәм Алабугада пленэрларда башкарылган акварель эшләре тәкъдим ителгән.
Рәссам белән иҗади очрашу 10 октябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак. Бу автор белән аралашу, картиналарның иҗат ителү тарихларын ишетү һәм аның иҗади юлы турында күбрәк белү өчен уникаль мөмкинлек.
Керү ирекле.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 октябрь 2026, 11:29



