Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Укытучы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды – монда шәһәрнең балалар сәнгать мәктәпләре, музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучылары, шулай ук аларның сәләтле тәрбияләнүчеләре бүләкләнде.

Бәйрәм атмосферасы кунакларны инде фойеда каршы алды: педагоглар өчен «Яр Чаллы сувениры» халык уен кораллары ансамбле (3 нче балалар музыка мәктәбе) башкарган тере музыка яңгырады, шулай ук 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иң яхшы сәнгать эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Тантаналы өлешне С. Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбенең җыелма хоры чыгышы ачты. Яшь вокалистлар «Я люблю тебя, Челны» җырын (музыкасы – укытучы Айгөл Касыймова, сүзләре – Марина Шмелева) башкардылар, ул туган шәһәргә тугрылык гимнына әйләнде.

Җыелганнарга игелекле хезмәт, түземлек һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен җылы рәхмәт сүзләре белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм кысаларында 11 педагог һәм 10 укучы бүләкләнде.

Чара педагоглар, мактаулы кунаклар һәм Яр Чаллының яшь сәләтлеләренең бергәләшеп истәлекле гомуми фотографиягә төшү белән тәмамланды.

Чәршәмбе, 7 октябрь 2026, 16:00