Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 9 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Өлкән буын аралашу үзәгендә шахмат атмосферасы яңадан җанлана. Биредә «Королева йөреше» клубы эше яңадан торгызылды. Интеллектуаль активлык – актив озын гомернең  мөһим өлеше. Проектның төп максаты – когнитив активлыкны саклау, планлаштыру күнекмәләрен үстерү һәм интеллектуаль процесстан ләззәт ала белү.

Проект стратегик партнерлык нәтиҗәсендә икенче тапкыр эшчәнлеген башлыды. Аны гамәлгә ашыруны «Россия пенсионерлары берлеге»нең җирле бүлеге һәм шәһәрнең Яшьләр парламенты бергәләп тәэмин итә. Мондый союз-буыннар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең ачык мисалы: яшьләрнең энергиясе һәм цифрлы гадәтләре тирән аналитик мәдәниятне һәм өлкән буынның тормыш тәҗрибәсен гармонияле тулыландыралар.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Россия Пенсионерлар берлеге»нең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Руслан Шәңгәрәев һәм Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Юнир Мараджабов мөрәҗәгать иттеләр. 

Алар уенчыларга уңышлы партияләр, яңа җиңүләр һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр, мондый инициативаларның шәһәрнең социаль иминлеге өчен кыйммәтен ассызыкладылар.

Беренче дәрес җылы, илһамландыргыч атмосферада узды. Катнашучылар тактик алымнарны тикшерделәр, йөреш вариантлары турында фикер алыштылар һәм һәр уңышлы карарга чын күңелдән шатландылар. Клубта дәресләр атна саен сишәмбе көннәрендә узачак. Проект әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен дә ачык.

Белешмәләр өчен телефон номеры: 8 937-291-45-12.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2026, 10:37