Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 9 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 октябрь көнне 10:00дә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен бушлай онлайн-семинар оештырачак. Ведомство экспертлары мөлкәт салымнарын һәм НДФЛ исәпләү кагыйдәләрен аңлатачак, шулай ук салым белдерүләрен үтәү буенча актуаль сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк.

Чара спикерлары булып Идарәнең профиль белгечләре чыгыш ясаячак: Валентина Бубнова (мөлкәт салымы салу өлкәсендә камераль контроль бүлеге башлыгы), Гүзәл Арикова (физик затларның керем салымы һәм иминият кертемнәре буенча камераль контроль бүлеге башлыгы) һәм Гөлфия Каюмова (дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге башлыгы).

Гражданнар салым белдерүләрен үтәү һәм салымнар исәпләүгә кагылышлы үз сорауларын алдан сылтама буенча җибәрә алалар. Кергән мөрәҗәгатьләр гомумиләштереләчәк, ә иң еш очраган сораулар трансляция барышында тәфсилләп тикшереләчәк.

Вебинарда катнашу бушлай. Теркәлү һәм кушылу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2026, 11:10