Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 9 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өлкән буын декадасы кысаларында «КАМАЗ» мәдәният сараенда Үзәк районы халкы өчен «Бәхетле кешеләр шәһәре» дигән концерт узды. Чара якты иҗади чыгышларны, гаилә тормышының юбилярларын хөрмәтләүне һәм көмеш яшь вәкилләренә җылы рәхмәт сүзләрен берләштерде.

Мәдәният сараеның холлында кунакларны «Кампанелла» ансамбле һәм Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге мәктәп кадетлары каршы алды. Алар чакырылганнарга Үзәк районы мәктәпләре укучылары әзерләгән котлау открыткаларын елмаеп тапшырдылар – бу чаллылыларга тирән хөрмәт һәм ихлас игътибар билгесе иде. Хөрмәтле ветераннарга чын күңелдән рәхмәт сүзләре һәм иң җылы теләкләр белән Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин мөрәҗәгать итте.

Бу якты көнне сәхнәдә гаилә тормышының юбилярлары Александр Петрович һәм Любовь Александровна Бронниковлар, Валерий Алахкулиевич һәм Ирина Анатольевна Корбановлар, Иркин Ягудович һәм Татьяна Борисовна Исмаиловлар, Хәлим Мусатдикович һәм Надежда Александровна Рәхмуллиннар, Яхия Фәсхи улы һәм Әлфия Вәли кызы Фәсхиевлар, Мәхмүт Нурислам улы һәм Зөбәрия Гарип кызы Габдрахмановлар, Миңнулла Сәмигулла улы һәм Рәшидә Хуҗаҗан кызы Миндубаевлар, шулай ук Григорий Михайлович һәм Валентина Николаевна Ландышевлар. Чара барышында шулай ук «Әбиемә һәм бабама, мәхәббәт белән!» район видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чаллылыларның өлкән буыны өчен «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлары башкарган җырлар яңгырады һәм бию чыгышлары тәкъдим ителде.

Чәршәмбе, 7 октябрь 2026, 15:45