Республикада дәүләт хезмәтенә багышланган «Кадрлар резервы» проектының яңа сезоны старт алды. Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыруда катнашу өчен гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Республиканың «Кадрлар резервы. Яшьләр хөкүмәте» проекты – республика территориясендә даими яшәүче 18 яшьтән 33 яшькә кадәрге яшьләр өчен программа. Ул дәүләт идарәсе өлкәсендә үсәргә, ресурслар һәм остазлар табарга, шулай ук төбәк файдасына үз идеяләрен тормышка ашырырга теләүчеләр өчен булдырылган.
Проектта катнашу берничә этапта уза. Гариза биргәннән соң кандидатлар көндезге этапка чакырыла, аннары «Кадрлар резервы» программасы буенча уку узалар, практик күнекмәләр алалар һәм стажировка үтәләр, эш үзенчәлекләренә чумалар. Соңынныан яңа Яшьләр хөкүмәтенә сайлап алу узачак.
Катнашу өчен гаризаны 15 октябрьгә кадәр сайтта сылтама буенча бирергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2026, 11:50



