Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән 23 яшь Яр Чаллы егете һәм кызлары үзләренең төп документын – Россия Федерациясе гражданы паспортын алдылар.

Чара башланыр алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов махсус стенада шәһәргә үз теләген калдырды. Чыгышында ул Яр Чаллы паспортны тантаналы шартларда тапшыра торган аз санлы шәһәрләрнең берсе икәнен билгеләп үтте:

«Паспорт алу – мөһим мизгел. Бәлки, балалар бу көннең бөтен әһәмиятен тулысынча аңлап бетермиләрдер, әмма мин ышанам: аның турындагы хатирә гомерлеккә исләрендә калачак. Чөнки безнең шәһәрдәге кебек, бу гореф-гадәткә җан һәм тантаналылык белән сирәк карыйлар. Гомер буе паспорт берничә тапкыр алмашына (кызларда, гореф-гадәтләр көче белән, хәтта бер тапкырга ешрак!), әмма кеше үзенең иң беренче паспортын мәңгегә истә калдыра».

Аннары яшь чаллылылар һәм аларның туганнары һәм якыннары алдында шәһәрнең иҗади коллективлары чыгыш ясадылар.

Пәнҗешәмбе, 8 октябрь 2026, 16:30