Казанда XIV Бөтенроссия «Воспитатели России» конкурсының төбәк этабы йомгаклары чыгарылды. Анда Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 165 педагогы катнашты, аларның 35е Яр Чаллыны тәкъдим итте. Конкурс йомгаклары буенча җиде номинациядә безнең шәһәрдән 12 педагог җиңүче булды.

«Уңышлы җитәкче» номинациясендә беренче урынны 129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасы мөдире Эльвира Газизова алды, икенче урынны – 98 нче «Планета детства» балалар бакчасы мөдире Наилә Алтафова.
«Уңышлы тәрбияче» номинациясендә икенче урын 35 нче «Соловушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Ломакинада, өченче урын – 15 нче «Күбәләк» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Вәлиевада.

«Мәгариф оешмасының иң яхшы профессионалы» номинациясендә беренче урын 98 нче «Планета детства» балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Вәлиуллинага бирелде, икенче урын – 117 нче «Уенчык» балалар бакчасының физик культура инструкторы Татьяна Ивановага, өченче урын – 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасының педагог-психологы Ләйсән Гайнетдиновага.
«Остазлык – ул чакыру» номинациясендә 82 нче «Подсолнушек» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Эльвира Шагалиева җиңде.

«Инклюзив мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруның иң яхшы практикасы» номинациясендә беренче урынны 96 нчы «Умничка» балалар бакчасының укытучы-дефектологлары Ландыш Аглиева һәм Гөлнара Гыйләҗева алдылар.
«Россия халыклары арасында милли берлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның иң яхшы практикасы» номинациясендә 109 нчы «Курай» балалар бакчасыннан Эльвира Даутова җиңде. «Иҗади педагог – иҗади балалар» номинациясендә беренче урын 6 нчы «Незабудка» балалар бакчасыннан Роза Муллагалиевада.
Бүләкләрне җиңүчеләргә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тапшырды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 октябрь 2026, 14:37



