Үзәк районында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне үзенең 94 нче туган көнен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды, котлауларга Шәһәр Советы депутаты Евгений Михайлов та кушылды.

Клара Солтановна Буа шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышының авыр елларында ул Апас районының Дәвеш авылындагы колхозда хезмәт куйды. Җиңүдән соң ул белем алу өчен Казанга күченә, ә аннары юллама буенча Октябрь районының Фомкино авылына җибәрелә, анда гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлый, лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә укытучы булып эшли.
2018 елда Клара Солтановна даими яшәү урыны итеп Яр Чаллыга күченде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен юбиляр «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Клара Солтановна өч бала үстергән. Бүген ул 8 онык һәм 12 оныкчыкның бәхетле әбисе.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 октябрь 2026, 08:31



