Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында Сочида XV Бөтенроссия социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе узды. Илнең иң яхшы белгечләрен Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков котлады.
«Авыр тормыш хәлендә булган йөкле хатын-кызларга социаль хезмәтләр күрсәтү буенча иң яхшы практика» номинациясендә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Альмира Зарипова мактаулы 3 нче урынны яулады.
Барлыгы конкурска 3 615 эш тапшырылган. Федераль этапка 798 катнашучы чыккан, ә җиңүчеләр Россия Федерациясенең 37 субъектыннан 55 номинант булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 октябрь 2026, 09:42



