Яр Чаллыда 2026–2027 еллар сезонында ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатының Беренче лигасы – Идел буе федераль округы чемпионатының беренче туры узачак. Бу сезонда безнең шәһәрдән берьюлы ике команда гариза бирде: ир-атларның «Динамо-Союз» һәм хатын-кызларның «Союз-СШ №11» командалары.
Мәйданчыкка беренче булып үткән сезон чемпионнары булган кызлар чыгачак. Аларның көндәше Кировтан «МК-Динамо» командасы булачак. Хатын-кызлар командаларының матчлары 17 октябрьдә 16:00дә һәм 18 октябрьдә 10:00аә узачак.
Ир-атларның «Динамо-Союз» командасы Уфадан «Витязь СШ 34» коллективы белән очрашачак. Аларның уеннары 17 октябрьдә 18:00дә һәм 18 октябрьдә 12:00дә планлаштырылган.
Барлык очрашулар 11 нче спорт мәктәбе базасында узачак, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: ЗЯБ поселогы, 18 нче комплекс, 13А. Тамашачылар өчен керү ирекле.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 октябрь 2026, 15:09



