Яр Чаллы шәһәре 2026 елда «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кергән предприятиеләр саны буенча лидерлык позицияләрен били.
Хәзерге вакытта проектта Татарстан Республикасының 400дән артык предприятиесе катнаша. Шул ук вакытта шактый өлеш – 22% – Яр Чаллы катнашучылары: барлыгы проектта шәһәрнең 91 предприятиесе катнаша.
Агымдагы ел динамикасы аерым игътибарга лаек: 15 Яр Чаллы предприятиесе дәүләт ярдәм чараларыннан файдаланырга карар итте һәм инде проект кысаларында эш нәтиҗәләрен күрсәтә.
Мәсәлән, «БИПОЛЬ» ҖЧҖ (Татарстан Республикасында тирән эшкәртүле модификацияләнгән крахмалларның бердәнбер җитештерүчесе) крафт-капчыклар өчен җилем җитештерү агымын оптимальләштергәндә эшләп чыгаруны 13,4%ка арттырды.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашу финанс чыгымнарыннан башка үз нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Проект кысаларында предприятиеләр бушлай эксперт ярдәменнән файдалана ала: белгечләр җитештерү югалтуларын ачыкларга һәм бетерергә, шулай ук сакчыл җитештерү өлкәсендә коралларны һәм компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итә. Проект чараларын гамәлгә ашырудан уртача икътисадый нәтиҗә предприятиеләр тарафыннан 20 млн сум дип бәяләнә.
Предприятиеләрне әлеге ярдәм чарасыннан файдаланырга чакырабыз, әгәр:
– төп яки өстәмә эшчәнлек төре эшкәртү җитештерүенә, авыл хуҗалыгына, төзелешкә, транспортировкага, туризмга яки торак-коммуналь хуҗалыкка караса;
– еллык керем 400 млн сум һәм аннан югарырак (туризм тармагы өчен 180 млн сум һәм аннан югарырак) булса;
– җитештерү гомуми салым салу системасын яки бердәм авыл хуҗалыгы салымын кулланса;
– устав капиталындагы чит ил өлеше 50%тан артмаса.
Федераль проектка Производительность.рф сайтында гариза биреп кереп була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 октябрь 2026, 08:35



