Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тагын бер бала туган гаиләләргә бердәм пособиене проактив форматта билгеләде. Әгәр ата-аналар моңа кадәр туган балаларына пособие алган булсалар, түләү автомат рәвештә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен өстәмә бәяләүдән һәм гариза бирүдән башка гына рәсмиләштерелә.
Бала туганнан соң ата-аналарга Социаль фонд бүлегенә мөстәкыйль мөрәҗәгать итү таләп ителми. ЗАГС органнарыннан бала турындагы мәгълүмат килә, шуннан соң пособие булган мәгълүматларга нигезләнеп билгеләнә. Яңа туган бала өчен өлкән балаларга билгеләнгән түләүләр билгеләү срогы һәм күләме саклана.
Беренче түләү тәртибе хатын-кызның йөклелек вакытында бердәм пособие алу-алмавына бәйле. Булачак әнигә түләү билгеләнгән очракта, ул, баланың кайсы датада тууына бәйсез рәвештә, бала туган ай дәвамында саклана. Киләсе айдан пособие яңа туган балага килә башлый. Йөклелек вакытында хатын-кыз пособие алмаган булса, балага пособие аның туган аеннан түләнә башлый.
Балаларга пособие төрле чорларга билгеләнгән гаиләләрдә яңа туган сабыйга түләү срогы гамәлдәге түләү срокларының иң соңгысы буенча билгеләнә. Балаларның берсенә бердәм пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда барлык балаларга да гариза биреп, ата-аналар түләүләрне синхронлаштыра алалар.
Әгәр яңа туган бала гаиләдә беренче бала булып, моңа кадәр бердәм пособие билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать итү тәртибе гамәлдә. Түләүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый очракта түләүгә хокук ата-аналарның керемнәрен, мөлкәтен һәм мәшгульлеген исәпкә алып билгеләнә.
"Проактив формат ата-аналарга бала туганнан соң инде файдаланып килгән ярдәм чараларын өстәмә рәсмиләштерүгә вакыт әрәм итмәскә мөмкинлек бирә. Фонд бүлегенә кирәкле мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында керә, ә пособие билгеләү турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 октябрь 2026, 09:48



