2026 елның 13 июленнән кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы башлана.
Татарстан Республикасының этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстендә дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 13.07.2026 – 20.11.2026 аралыгында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыралар. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Конкурсның төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бүләкләү; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту методларын һәм формаларын камилләштерү; республика гражданнарының кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә мәгърифәтлелек дәрәҗәсен күтәрү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә, һәрберсендә җиңүче билгеләнә: «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чарасында иң яхшы публикация»; «Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын күтәрү буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе»; «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма»; «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телепередача)»; «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиопередача)», «Интернетта социаль челтәрләрдә кулланучылар хокукларын яклау темасын чагылдыруга иҗади якын килү» (махсус номинация); «Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча иң яхшы журналист тикшерүе» (махсус номинация).
Конкурста Россия Федерациясенең закон нигезендә теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре белән хезмәт яки башка договор мөнәсәбәтләрендә булган физик затлар – авторлар, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар катнаша ала.
Конкурска түбәндәге конкурс эшләре кабул ителә:
- телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион эшләр) дәвамлылыгы кимендә 15 секунд, MP4 форматында һәм (яки) CD- яки DVD-дискта һәм (яки) флеш-картада йөкләү өчен актив сылтама рәвешендә;
- радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары) дәвамлылыгы кимендә 15 секунд, MP4 форматында һәм (яки) CD- яки DVD-дискта һәм (яки) флеш-картада йөкләү өчен актив сылтама рәвешендә;
- басма, электрон массакүләм мәгълүмат чарасындагы басмалар (басмалар сериясе, махсус чыгарылышлар) газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка басма, электрон массакүләм мәгълүмат чарасындагы, юридик зат җитәкчесенең имзасы һәм мөһере (бар булса) яки физик затлар өчен автор имзасы белән расланган, кимендә 1500 билге эченә алган, төп нөсхәдә һәм (яки) ксерокопиядә һәм (яки) сканерланган (фото) вариантта тәкъдим ителә.
Конкурс эшләре Конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән документлар пакеты белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Хади Такташ урамы, 94 нче йорт, кулдан (почта аша) һәм (яки) электрон почта аша (pdf, jpeg яки видеоформатта) конкурс.zpp@tatar.ru адресына «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту конкурсы» дигән билге белән 2026 елның 21 октябренә кадәр кертеп тапшырыла. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 277-94-99, 277-94-95.
Йомгаклау һәм бүләкләү 2026 елның ноябрь – декабрендә узачак. Конкурсны үткәрү тәртибе, шартлары һәм вакыты турында тулы мәгълүмат Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау порталында http://tatzpp.ru/, «Чаралар» / «Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту конкурсы» бүлегендә https://tatzpp.ru/events/konkurs/99922/ урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 октябрь 2026, 12:50



