Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 17 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 сентябрьдән Автозавод районы территориясендә көзге өмәләр уза. Экологик акцияләрдә инде 17 уку йортыннан 1 269 укучы катнашты: №15, 19, 23, 24, 28, 29, 32, 40, 42, 43, 48, 49, 52, 55, 61, 77 һәм 79.

Катнашучылар Шишкин, Кереселидзе, Яшь Ленинчылар, Боровецкий, Цветочный, Домостроителей һәм Г. Камал бульварларын, шулай ук Җиңү паркын яфрак һәм чүптән чистарттылар.

6 нчы балалар поликлиникасы артындагы скверларда, 65/21 йорты янында, Хәсән Туфан проспекты буенча һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап тәртип урнаштырылды.

Файдалы башлангычны В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият студентлары да яклап чыкты. Алар 27 нче комплекс скверын яңа үсентеләр белән бизәделәр, 150 агач утырттылар.

Автозавод районы территориясендә экологик акцияләр дәвам итә.

Җомга, 16 октябрь 2026, 09:57