Яр Чаллыда 11 нче спорт мәктәбе базасында хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы Беренче лигасы чемпионатының беренче туры узды.
Хатын-кызлар турнирында Александр Акимкин җитәкчелегендәге «Союз-СШ №11» командасы Кировтан «МК-Динамо» белән очрашты. Яр Чаллы волейболчылары ике уенда да 3:1 исәбе белән җиңү яуладылар.

Ир-атлар турнирында тренеры Илгиз Әхмәтшин булган «Динамо-Союз» командасы Уфадан «Витязь СШ 34»ны кабул итте. Беренче очрашуда мәйдан хуҗалары 3:0 исәбе белән җиңделәр, ә икенчесендә – 3:1.

Шулай итеп, ике Яр Чаллы командасы да чемпионатта уңышлы старт алып, турнирның старт матчларында җиңүләр яуладылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 октябрь 2026, 11:51



