Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 21 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Автокаланың яшь эшмәкәре – 2026» традицион конкурсы старт алды. Гаризалар кабул итү 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге бизнесменнар һәм үзмәшгульләр катнаша ала.

Оештыручылар – шәһәр Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе һәм Казан «ИТ-парк» технопаркының Икенче мәйданчыгы. Проектның төп максаты – яшьләр арасында эшмәкәрлекне нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак популярлаштыру.

Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк: «Ел ачылышы», «Уңышлы старт», «Социаль эшмәкәрлек», «Иң яхшы ИТ-стартап» һәм «Автокала эшмәкәре».

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы чаллылылар, шәһәрдә теркәлгән юридик затларның нигезләүчеләре яки җитәкчеләре, шулай ук үзмәшгульләр катнашучы була алалар.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә һәм проект белән гаризаны электрон почтага җибәрергә кирәк: Chelnyanp@gmail.com 

Өстәмә мәгълүматны 8-951-068-00-77 телефоны буенча алырга мөмкин.

Сишәмбе, 20 октябрь 2026, 14:02