Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 20 октябрь 2026 / рус тат / обычная версия

14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә Маузир Гыйниятуллин истәлегенә багышланган татар КВНы фестиваленең дүртенче сезонын ачу тантанасы узды. Бу көнне сәхнәдә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, ә сигез мәктәп командасы осталыкта һәм тапкырлыкта ярышты. Егетләр һәм кызлар тамашачыларны оригиналь, күңелле һәм зирәк номерлар белән сөендерделәр.

Конкурс программасы йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны 52 нче мәктәптән «Өчпочмак 5.2» командасы яулады. Икенче урын 14 нче гимназиядән «Шикәрный малайлар» командасына эләкте. Өченче урынны 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясеннән «Әрсезләр» командасы һәм 2 нче гимназиядән «Мәхәббәт» командасы бүлештеләр.

Жюри шулай ук катнашучыларны махсус номинацияләрдә билгеләп үтте. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Г. Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның «Оба-на» командасыннан Сәмирә Шәмсетдинова билгеләп үтелде. «Иң яхшы ир-ат роле» – 29 нчы гимназиядән «Шайтан таяклары» командасыннан Динияр Сәлмановта. «Сезон ачылышы» номинациясен 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясеннән «Әрсезләр» командасыннан Миләүшә Нәҗмиева алды. «Иң яхшы мәзәк» – 54 нче гимназиядән «Карантин» командасында. Жюриның симпатиясе призы 58 нче мәктәпнең «Эксклюзив» командасына эләкте.

Барлык катнашучылар да югары әзерлек дәрәҗәсен, ихласлыкны һәм сәхнә осталыгын күрсәттеләр.

Сишәмбе, 20 октябрь 2026, 14:52