31 октябрь, шимбә көнне Яр Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев исемендәге “Витязь” спорт мәктәбе бинасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселманнар арасында XVII Россиякүләм турнир узачак. Быел әлеге спорт чарасы ике истәлекле вакыйгага – Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче “КАМАЗ” йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлап үткәрелә.
Турнирның төп бүләге – 2027 нче ел хаҗына юллама. Аны үз категориясендә җиңү яулаучылар (алар барысы 10 кеше) арасында уйнатачаклар.
Турнирны оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Россия Көрәш федерациясе, ТР Көрәш федерациясе һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү, җиңүчеләрне бүләкләү чыгымнарын оештыручылар үз өстенә ала.
Турнирның төп хөкемдары – Нәзарәтнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Ел саен үткәрелә торган ярыш мөселманнар арасында татар милли көрәшенең һәм кул көрәшенең дәрәҗәсен күтәрергә, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ярышлар яшьләрдә рухи ныклык һәм чыдамлык тәрбияләүгә, спортчылар арасында дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
Турнирда 18дән дә яшьрәк булмаган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә ия һәм табибтан рөхсәт язуы алган мөселманнар катнаша ала. Үлчәнү алдыннан һәр катнашучы намаз уку тәртипләрен белү буенча тест үтәчәк. Алар ярышларга спорт формасында һәм түбәтәйдә генә уза алачак.
Турнир олимпия системасы буенча оештырыла һәм ике дисциплинаны үз эченә ала: татар милли көрәше – 60ка, 70кә, 80гә, 90га, 100гә кадәр һәм 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләре; кул көрәше – 70кә, 85кә кадәр, 85 килограммнан авыррак, шулай ук ветераннар категориясе – 60 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр.
Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына ия булачак.
Турнирның тантаналы ачылышы – 10:00да, ә катнашучыларны үлчәү һәм намаз тәртипләре буенча сынау 8:00дән башланачак.
Тулырак мәгълүмат – ярышлар турындагы Нигезләмәдә .
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 21 октябрь 2026, 14:50



