Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 22 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 117 нче «Уенчык» балалар бакчасының ике татар төркеме балалары һәм 100 нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасының ике татар төркеме балалары үз педагоглары һәм әниләре белән Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Тыпырдык» спектаклен карадылар. Барлыгы 100 кеше җыелды.

Спектакль куян малае Тыпырдык турында. Ул гел уйнап, тыпырдап кына йөри, ә тирә-ягындагы төсләрне, агачларны, шәһәр белән авыл аермасын да белми. Яхшылыкка, аның дуслары үзеннән дә белемлерәк булып, күп белү өчен китап укырга кирәклеген киңәш итәләр.

Спектакль бик күңелле һәм рәхәт булды. Артистлар балалар белән бергә җырладылар, биеделәр һәм уйнадылар. 

Чәршәмбе, 21 октябрь 2026, 16:33