Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясендә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗевның «Чәчәкләрдәге милли хисләр» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.
Иҗади эшчәнлекнең 50 еллыгына багышланган күргәзмә 64 живопись эшен үз эченә ала: портрет, натюрморт, пейзаж, сюжетлы һәм символик композиция. Рәссам үзенең күпкырлы иҗатын татар тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле темаларны ачуга, бөек Татарстанның һәм аның хезмәт кешеләренең матурлыгын сурәтләүгә багышлаган.
Күргәзмә ачылу җылы, дусларча атмосферада узды. Сәламләү сүзе белән картиналар галереясе директоры Илсия Заһидуллина чыгыш ясады һәм рәхмәт хаты тапшырды. Күргәзмә авторы Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама һәм Алабугадан рәссамнардан һәм кунаклардан күпсанлы котлаулар, шигъри һәм музыкаль бүләкләр алды.
Җылы, игелекле теләкләрен Россиянең атказанган рәссамы Владимир Акимов, Татарстан Республикасының Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев, «Ак калфаклы рәссамнар» иҗади төркеменең рәссам хатын-кызлары җиткерделәр.
Чараны 2 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы, «КАМАЗ» мәдәният сарае артисты Лилия Әхмәтованың музыкаль чыгышы бизәде.
Күргәзмә 15 ноябрьгә кадәр эшлиячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 22 октябрь 2026, 08:36



