Яр Чаллыда Гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәгендә «Яр Чаллы шәһәренең урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны озату мәсьәләләрендә социаль партнерлык» дигән темага еллык зона укыту семинары узды. Семинарда шәһәрнең урта һөнәри белем бирү оешмалары белгечләре, Алабуга балалар йорты һәм Минзәлә интернат-мәктәбенең озату хезмәтләре, шәһәрнең опека һәм попечительлек бүлеге, Республика матди ярдәм үзәге, «Шаг навстречу» үзәге һәм Яр Чаллы шәһәренең Гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге катнашты.
Семинар барышында актуаль мәсьәләләр тикшерелде: урта һөнәри оешмаларда укучы ятим балаларга дәүләт ярдәме чаралары; беренче курс укучыларының адаптацияләнү авырлыклары; укучыларны аларның проблемаларын хәл иткәндә озату процессында партнерлык; карамактагыларның шәхси эшләрен алып бару тәртибе; социаль әһәмиятле авыруларның профилактикасы һәм бәйлелек тәртибендәге ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтү; алыштыручы гаиләләрдән укучыларны психологик тикшерү үткәрү.
Семинар катнашучыларында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм урта һөнәри оешмалар укучыларын озату һәм аларга ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле технологияләре белән бүлешү мөмкинлеге булды.
Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Ярдәм итү үзәгенең Рәхмәт хатлары белән урта һөнәри оешмаларның педагог-психологлары һәм социаль педагоглары, шулай ук озату хезмәтләре белгечләре билгеләп үтелделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 23 октябрь 2026, 16:19