Сәүдә рәтләре Габдулла Тукай яр буенда – «Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчыкта, Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында ачылды. Муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре халыкка он, ярмалар, ит, сөт, йомырка, икмәк, камыр ризыклары, бәрәңге һәм яшелчәләр тәкъдим иттеләр.

Китерелгән продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын Башкарма комитет һәм «Яр Чаллы шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе» хезмәткәрләре катгый контрольдә тоттылар. Бәйрәм мәдәни программа белән озатылды. «Төзүче» стадионы мәйданчыгында концертны Сарман муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре оештырды, ә Ипподромда бәйрәм атмосферасын Актаныш муниципаль районы вәкилләре булдырды. Ике мәйданчыкта да чәй өстәлләре эшләде – кунакларны коймак һәм бал белән чәй белән сыйладылар.

Киләсе ярминкәләр 31 октябрьдә расланган мәйданчыкларда узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 24 октябрь 2026, 13:00