Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 27 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби Дмитрий Косаревның әти-әнисенә кунакка барды.

«Махсус хәрби операция зонасында егетләребез белән гуманитар йөк тапшырганда очрашканда, мин һәрвакыт алардан үтенечләрен һәм сорауларын кабул итәм. Еш кына алар иң якын һәм кадерле кешеләре – әти-әниләре, хатыннары, балалары турында була. «КАМАЗ» профсоюзы рәисе Илдар Шамилов белән безнең шефлык полкында хезмәт итүче Дмитрий гаиләсенә кунакка бардык. Улының үтенече буенча Владимир Анатольевич һәм Татьяна Петровнага санаторийга юлламалар бүләк иттек, кайнар сәлам тапшырдык һәм җылы әңгәмә артында кич үткәрдек», – дип сөйләде Когогина.

Дмитрий үзе махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Мобилизациягә кадәр ул «ИнтерТранс-КАМАЗ» предприятиесендә машина йөртүче булып эшләгән. Хезмәттәшләре Дмитрийны җаваплы белгеч һәм сизгер остаз дип беләләр. Аның кайтуын якыннары гына түгел, хезмәттәшләре дә түземсезлек белән көтә.

Дмитрийның әти-әнисе быел бергә тормыш итүенең 47 еллыгын билгеләп үттеләр. Улы хәзер еракта булса да, һәрвакыт әти-әнисенең сәламәтлеге турында кайгырта. Сугышчының әтисе Владимир Косарев гомере буе машина йөртүче булып эшләгән. Ул улын командировкаларга алып баруын җылы истәлекләр белән искә ала: Дима акыллы һәм шаян малай булып үскән, һөнәрне әле балачактан ук сеңдергән.

Әлфия Когогина, үз чиратында, хәрби частькә сәфәреннән шәхси тәэсирләре белән уртаклашты, анда Дмитрий белән аралашырга мөмкинчелек табылган. «Сугышчыларга килгәндә, иң мөһиме – аларның исән-сау икәнлегенә ышану, без аларның барлык үтенечләрен үтәдек һәм кирәкле барлык әйберләрне алып килдек», – дип ассызыклады депутат Косаревлар гаиләсе белән әңгәмәдә.

Дүшәмбе, 26 октябрь 2026, 13:32