«Орион» яшьләр үзәге директоры итеп Вячеслав Ворошилов билгеләнде. Билгеләп үтик, ул хезмәт юлын нәкъ менә шушы яшьләр үзәгендә 2004 елда башлаган һәм 11 ел дәвамында төрле вазыйфаларда эшләгән. Аннары «Шатлык» яшьләр үзәгендә эшләгән.

Вячеслав Николаевич Ворошилов 1984 елда Яр Чаллыда туган. 2021 елда «ТИСБИ» идарә университетын «Икътисад» юнәлеше буенча тәмамлаган, шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча яңадан әзерлек үткән.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Вячеслав Ворошилов шәһәр мэрының, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән берничә тапкыр бүләкләнгән.
Вячеслав Ворошилов WorldSkills, «Тавыш режиссурасы» номинациясендә «Яшь профессионаллар» чемпионнарын тәрбияләгән. Грант конкурслары җиңүчеләренең остазы булып чыгыш ясый.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 октябрь 2026, 10:01



