Россиядә Халыклар бердәмлеге көненә #ПирогНаЧетвертое федераль акциясе һәм аның рәсми сайты эшләтелеп җибәрелә. Ил халкын уртак өстәл яки эш тирәсенә җыелырга чакыралар. Чарада катнашыр өчен камыр ризыгы пешерергә яки сатып алырга, якыннарыгызны сыйларга, ризыкны фронтка яки шефлык оешмаларына җиткерергә кирәк. Төбәкләргә һәм оешмаларга камыр ризыгы төп символларның берсе булачак чаралар үткәрергә тәкъдим итәләр. Акциягә багышланган контентны #ПирогНаЧетвертое хештегы белән бастырырга кирәк.

Акциягә чаллылылар да кушыла. Мәсәлән, «Традиция» гаилә иҗаты йортында 6+ балалы гаиләләр өчен 1 ноябрьдә өч гаилә кулинария сәяхәте оештырылачак. Чаллылылар рус беленен, татар тәкәсен, удмурт перепечларын пешерәчәкләр. Камыр ризыклары мичтә пешкән арада, катнашучыларны тематик биремнәр һәм Россия халыклары турында мавыктыргыч квиз көтә. Һәр программа ахырында барлык катнашучылар уртак өстәл артына җыелачаклар, самовардан чәй эчәчәкләр һәм үз куллары белән пешергән ризыкларның татып караячаклар.
10:00, 12:30 һәм 15:00 сәгатьтә узачак чараларда катнашу өчен бу сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Пирог биредә Россия метафорасы: күпкатламлы, төрле тәмнәр белән, әмма бөтен һәм бердәм. Акциянең төп идеясе: «Пироглар төрле, илебез берәү». Акциягә гаиләләр, мәктәпләр, коллективлар, медиа, кафе һәм пекарнялар, иҗтимагый оешмалар һәм төбәкләр – фестивальләр, конкурслар, мастер-класслар һәм командалы чәй эчүләр үткәрү аша кушыла ала.
#ПирогНаЧетвертое акциясен 2025 елда төрле төбәкләрдән «Яңа медиа остаханәсе» чыгарылыш укучылары уйлап чыгарган.

2026 елда акция Интернетны үстерү институтының V Милли интернет-контент премиясендә «Социаль интернет-акция» номинациясендә җиңүче булды. Акциянең икенче сезоны Россия халыклары бердәмлеге елында уза.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 28 октябрь 2026, 09:21