Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә җитештерүчеләр өчен «Россия сәнәгать продукциясе җитештерүне раслау турында» 719 нчы Хөкүмәт карары буенча продукцияне РФ Минпромторг реестрына кертү» дигән темага семинар үткәрәчәк.

Чара 27 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Яр Чаллыда (Машиналар төзү урамы, 91 нче йорт, ИТ-парк, конференц-зал) узачак.

РФ Хөкүмәтенең 719 нчы карары – сәнәгать продукциясен Россия категориясенә кертү критерийларын билгели торган төп норматив акт. Бу карар дәүләт җайга салу һәм җирле җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары бирү өчен нигез булып тора. Җитештерү локализациясен раслаган очракта, җитештерүчеләр 44-ФЗ һәм 223-ФЗ федераль законнарына яраклы рәвештә милли сатып алу режимына керү мөмкинлеген алалар.

Семинарга теркәлү өчен сылтама.

Контактлар: +7-952-045-66-94 (Adel.Zaynetdinov@tatar.ru), +7-917-877-00-14 (m.hamatov@tpp16.ru)

Чәршәмбе, 28 октябрь 2026, 11:39