Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында яшь инженерларны, конструкторларны һәм аларның остазларын берләштергән бөтенроссия фестивале үткәрелде. Масштаблы чараны оештыручылар булып мәгариф идарәсе, Мәгълүмати-методик үзәк, Казан федераль университеты һәм «Кванториум» балалар технопаркы чыгыш ясады.

Көндезге ярышларда Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Кукмара һәм Түбән Камадан 84 команда (330 бала) катнашты. Тагын 400дән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала, укучы һәм педагог Россиядәң төрле төбәкләреннән читтән торып номинацияләрдә ярышты.

Дүрт көн дәвамында катнашучылар робототехника, программалаштыру, электроника, 3D-дизайн, мультипликация һәм тикшеренүләрдә күнекмәләрен күрсәттеләр. Техник лабораторияләрдә 54 команда «Мульти-Робо-Техно-Сад» һәм «Мульти-Робо-Техно-Школа» номинацияләрендә үз проектларын якладылар, ә 30 гаилә командасы «Әни, әти һәм мин – техник гаилә» конкурсында көчләрен сынап карадылар.

Төп сынаулардан тыш, кунакларны пирография, нейропилотлау һәм чүлмәкчелек осталыгы буенча тематик мастер-класслар көтте. «Кванториум» инновацион программа тәкъдим итте, катнашучыларга робоармрестлинг, робобоулинг, VR-күзлекләрне тестлау һәм значоклар ясау тәкъдим ителде.

Оештыручылар барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котладылар, лаеклы бүләкләр тапшырдылар һәм алга таба иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр теләделәр.

Чәршәмбе, 28 октябрь 2026, 13:20