Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7–11 сыйныф укучылары Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Зур этно-квиз» интеллектуаль-күңел ачу чарасында катнаша алалар. Уеннар 2, 4, 5, 6, 7 һәм 8 ноябрьдә «Орион» яшьләр үзәгендә (50/18а) узачак. Башлану – сайлау буенча: 14:00 яки 16:00.

Катнашучыларны Россия халыкларының милли ашлары, спорт уеннары, костюмнары, мәдәнияте, традицияләре һәм телләре турында 10 раундтан торган командалы интеллектуаль уен көтә. Сораулар текст, визуаль, аудио- һәм видеоформатта булачак. Катнашу бушлай.

Гаризалар мәгариф учреждениеләреннән һәм мәктәп ата-аналар комитетларыннан электрон почтага кушымтадагы форма буенча кабул ителә: orion.oriоn@inbox.ru. 

Белешмәләр өчен телефон – Эльвира Ситдикова, 89600647412.

Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2026, 13:19