«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Шәһәр үзәк китапханәсе 1 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә төркем күргәзмәсен ачачак.
Экспозиция Алтай тауларына сәяхәт тәэсирләре белән уртаклашкан рәссамнарның эшләрен берләштерде. Катнашучылар арасында: Ирина Фугалевич, Зәләйха Вәлиева, Виктория Егорова, Елена Масленикова, Алсу Хисмәтова һәм Зөлфия Кабирова.

Алтайның бөек таулары, зур һәм кечкенә бозлыклары, далалары, тау күлләре, сирәк үсемлекләре туристларда гаҗәпләнү һәм соклану уята. Бу уникаль объектларны рәссамнар үз картиналарында чагылдырганнар.
Вернисажга чакырабыз!
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 29 октябрь 2026, 14:00



