Яр Чаллыдан «Север» гаскәрләр төркеме өчен махсус хәрби операция зонасына 80 тонна шефлык ярдәме җибәрелде. Йөк составына төзелеш материаллары, хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле җайланмалар һәм җиһазлар керде. Бу җибәрү махсус хәрби операция башланганнан бирле 56 нчы, ә агымдагы елда алтынчы булды.

«Барлык чаллылыларга, Шәһәр Советы депутатларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә – илебез язмышына битараф булмаган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә, – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. – Безнең ярдәм хәрбиләр гаиләләре өчен тылда гына түгел, ә хәрби бәйләнеш сызыгында да кирәк. Монда сүз тонналар турында түгел, ә безнең сугышчыларыбызга мөнәсәбәт турында. Бу ярдәм әле кичә генә безнең белән «КАМАЗ»да, төзелешләрдә һәм учреждениеләрдә янәшәдә эшләгән кешеләребез. Ватан чакыруы буенча алар кулларына корал алдылар һәм бүген Ватанны саклыйлар. Биш меңнән артык чаллылы алгы сызыкта хәрби бурычлар үти. Алар – чын батырлар, һәм без аларны якларга тиеш.

Яр Чаллы автогигант төзелгәннән бирле һәрвакыт бер тату күпмилләтле гаилә булды. Бүген без моны уртак эштә раслыйбыз: шатлыкта да, сынау минутларында да без бергә булдык, бар һәм булачакбыз».
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина бүгенге шартларда җәмгыять бердәмлеген бәяләп бетергесез дип ассызыклады: «Безнең уртак эшебезгә мондый бердәм мөнәсәбәт җиңү безнеке булачагына өмет һәм нык ышаныч тудыра. Бу – бүгенге көндә безнең төп, берләштерүче максатыбыз. Без бу сынаулардан тагын да бердәмрәк һәм көчлерәк булып чыгарбыз һәм, нәрсә генә булса да, алга барырбыз. Сезгә игелекле йөрәкләрегез өчен зур рәхмәт, кадерле чаллылылар, якташлар».

Кирәкле җиһазларның һәм төзелеш материалларының шактый күләмен Сергей Рачков сатып алган. Әлеге инициатива җитәкченең гамәлдәге практикасын дәвам итә – бу социаль җаваплылык һәм иҗтимагый әһәмияткә ия өстенлекләргә бирелгәнлек чагылышы.

Йөк формалаштыруда шулай ук Шәһәр Советы депутатлары Иван Кузьмин, Рөстәм Гәрәев, Әхнәф Шәһивәлиев, эшмәкәрләр Денис Васьков, Сергей Акульчев һәм «Татарстан логистикасы һәм автоташулар» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе» җитәкчесе Михаил Левашов ярдәм иттеләр.

Хәрбиләребезгә шефлык ярдәме формалаштырганда шәһәрнең иҗтимагый оешмалары да читтә калмады – «Мәдинә һәм аның командасы» инициатив төркеме безнең хәрбиләр өчен 90 кг чәкчәк әзерләде.

Билгеләп үтик, бөтен вакыт эчендә шәһәрдән 1 696 тонна йөк җибәрелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 30 октябрь 2026, 12:00



