Шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды – Г. Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчык), Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

Ипподромда узган ярминкәләрдә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды.

Сәфәре барышында депутат муниципаль районнарның фермерлары белән аралашты, бәяләр, продукциянең кайдан китерелүе белән кызыксынды һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүнең Яр Чаллы халкы өчен дә, шәһәр гражданнарына сыйфатлы продукция сату мөмкинлеге булган фермерлар өчен дә актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.

Шәһәр халкы яшелчәләрне күп күләмдә сатып алды: бәрәңге, суган, кишер һәм башка яшелчәләр.


«Төзүче» стадионының ярминкә мәйданчыгында Тукай муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы оештырылды, ә Менделеевск муниципаль районы Ипподромның ярминкә мәйданчыгында бәйрәм атмосферасы булдырды.

Киләсе ярминкәләр расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 31 октябрь 2026, 13:00



