Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 4 ноябрь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәбрик итәм. Бу бәйрәм – буыннар арасындагы дәвамчанлык, туган илебез тарихына ихтирам, гражданнарның үзара ярдәмләшү көче, бергәлеге символы. 

Россия күпмилләтле халкының какшамас рухы, нык ихтыяры белән горурлана. Илебез күп тапкырлар сынауларга дучар булды, аларның барысын да күмәк тырышлык куеп җиңеп чыктык. Уртак әхлакый идеаллар, рухи хәзинәләр  берләштергән төрле халык һәм төрле дин вәкилләре борын-борыннан сугыш кырында да, хезмәттә дә Ватан иминлеге хакына фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. 

Туган җиргә тугрылыкның нигезен ил язмышыннан аерылгысыз булуыбызны аңлау, ата-бабаларыбызга рәхмәт хисләре тәшкил итә. Яшьләрнең дә шундый ук карашта торуын без ачык беләбез. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе, укытучылар һәм галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары зур өлеш кертә. 

Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2026 ел казанышларыбызны һәм мөмкинлекләребезне яңача бәяләргә, эшебезне тагын да яхшыртырга этәргеч бирде. 

Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, уй-ниятләрегезнең уңышлы тормышка ашуын, игелекле гамәлләрегезнең көннән-көн арта баруын һәм илгә-көнгә иминлек телим.

Татарстан Республикасы Рәисе

Р.Н. Миңнеханов

Чәршәмбе, 4 ноябрь 2026, 06:00