Программа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2019 елда башланды. Аның максаты – барлык яшьтәге халык өчен уңайлы һәм имин ишегалды инфраструктурасын формалаштыру. Яр Чаллыда программа аеруча актуаль: күп фатирлы йортларны массакүләм төзү 1970 елларда башланган, һәм программа башланганда ишегалларының күпчелеге 30–40 яшьтә иде.

7 ел эчендә программа гамәлгә ашырылу барышында 640 ишегалды территориясе 12,749 млрд сумга төзекләндерелде. Юл эшләре 10,345 млрд сумга, кече архитектура формалары – 1,201 млрд сумга, тышкы яктырту челтәрләре – 1,201 млрд сумга башкарылды.

2026 елда 68 ишегалды территориясе гомуми суммасы 2,505 млрд сумга төзекләндерелде. Комсомол районында – 34 ишегалды, Үзәк районда – 30, Автозавод районында – 4. 67 меңнән артык чаллылы өчен ишегалды территорияләре үзгәртелде. Финанслау лимиты 2,5 млрд сум тәшкил итте: 2,098 млрд сумы – юл эшләре, 203әр млн сумы – яктырту һәм кече архитектура формалары.

Яктырту эшләре барлык планлаштырылган ишегалларында башкарылды, 1470 яңа яктырту терәге монтажланды. 835 балалар һәм спорт җиһазлары элементы урнаштырылды, 1 008 эскәмия һәм 911 чүп савыты ясалды һәм монтажланды. Тротуарлар ремонтланды һәм яңалары төзелде, юллар тәртипкә китерелде, парковка урыннары җиһазландырылды.
Яшелләндерүне оештыру программага кертелмәсә дә, газоннарны чәчү эшләре идарә итүче компанияләрне җәлеп итеп алып барыла. Чәчү барлык 68 ишегалдында башкарылды, кирәк булса, яз көне кабат үткәреләчәк. Идарәче компанияләр тарафыннан төзекләндерү һәм яшелләндерү проектлары әзерләнгән һәм гамәлгә ашырылган, көз көне агачлар һәм куакларны компенсацион утырту башкарылды – якынча 1 146 агач утыртылды.

Эшләр башланыр алдыннан халык белән фикер алышулар, очрашулар һәм күп фатирлы йорт хуҗаларының гомуми җыелышлары үткәрелде. Һәр ишегалдында төзекләндерүнең килешелгән план-схемасы булган объект паспортлары урнаштырыла. Эшләрнең сыйфатын Татарстан Республикасының «Главтатдортранс» һәм «Главинвестстрой» оешмалары контрольдә тотты.
Халык та контрольгә җәлеп ителгән: искәрмәләр һәм тәкъдимнәр өчен социаль челтәрләр, dvor.tatar порталы һәм кайнар линия эшли. Ел башыннан «Бипиум» системасына 600 мөрәҗәгать керде, һәрберсенә җавап бирелде, эшкәртү лояльлеге 100% тәшкил итте.

«Татаркино» белән берлектә территориаль иҗтимагый үзидарәләр «Ишегалдында кино» проекты кысаларында ачык һавада кинокүрсәтүләр оештырдылар. Ишегалды бәйрәмнәрен үткәрү яхшы традициягә әйләнде. Төзекләндерү барлык төп зоналарны – балалар һәм спорт мәйданчыкларыннан алып парковкаларга һәм җәяүлеләр маршрутларына кадәр колачлады.

Сергей Яцковский Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика җитәкчелегенә кешеләр тарафыннан һәм кешеләр өчен булдырылган уникаль проект өчен рәхмәт белдерде һәм халыкны яңартылган территорияләргә сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакырды.

Наил Мәһдиев ишегалларын алга таба төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә кушты: «Район башлыкларына, идарә итүче компанияләргә, безнең шәһәрдә 80 булган территориаль иҗтимагый үзидарәләренә ишегалды территорияләрен яшелләндерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Төзекләндерүгә 12 млрд сумнан артык акча салынган – саннар бик зур. 7 ел эчендә, бу елны кертеп, эш күләме шактый зур. Ишегалларында чәчәкләр, яшел үсентеләр барлыкка килсен, ишегалларында уңайлы һәм рәхәт булсын өчен эшләргә мөмкин һәм кирәк. Чисталык, тәртип, вакытында җыештыру – боларның барысын да оештырырга кирәк һәм мөмкин.
Район башлыклары, шуңа күрә сезгә үтенеч: яшелләндерү сезоны уңайлы. Игътибар таләп итә торган һәм алга таба төзекләндерелергә тиешле ишегаллары быел һәм киләсе елда булырга тиеш: кайдадыр көзге утырту кирәк, кайдадыр язгы. Шуңа күрә алга таба төзекләндерүгә – бу мөһим, үзәк сүз – ишегалларыбызны алга таба төзекләндерүгә акыл белән якын килергә кирәк.
Без күрәбез, кайбер ишегаллары күп санлы чәчәкләр һәм яшел үсентеләр белән бай. Анда идарәче компаниялар һәм район башлыклары инициативалы, актив кешеләр тапканнар, аларга утырту материалы белән ярдәм иткәннәр, һәм бу эш, әлбәттә, хөрмәт уята. Яр Чаллы шәһәрендә мондый кешеләр бар – предприятиеләрдә, КАМАЗда эшләгән активистлар. Без аларның үз яшәү урыннарына мәхәббәт белән каравын күрәбез. Без конкурс та үткәрәбез, кешеләрне бүләклибез, дәртләндерәбез, массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын җәлеп итәбез. Мондый кешеләр бар – игелекле, максатчан, актив, аларны утырту материалы белән дә, үсентеләр белән дә хупларга кирәк. Барысы да теләк булганда мөмкин: үз ишегалдыңны яхшыртырга телисең икән – эшлә, аларга ярдәм күрсәтергә кирәк».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 ноябрь 2026, 09:00