Бүген шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды – Г. Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчык), Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

Һава торышы начар булуга карамастан, чаллылылар бәрәңге, яшелчәләр, ит, төрле ярмалар, йомырка, икмәк һәм камыр ризыклары, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен актив сатып алдылар.

Башкарма комитет һәм Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ярминкә мәйданчыкларында китерелгән продукцияне һәм тәкъдим ителгән бәяләрнең үтәлешен контрольдә тоттылар.

Киләсе ярминкәләр 14 ноябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 7 ноябрь 2026, 13:15