Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы делегациясе составында Санкт-Петербургта хәрбиләрне хуплау чараларында катнаша. Шәһәр мэры хезмәттәшләре белән С.М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә булды һәм дәвалану узучы хәрбиләр белән очрашты. Мэр аларга тизрәк терелү теләде һәм шәһәребездән бүләкләр тапшырды.

«Бүген монда булып, без тагын бер тапкыр армия һәм халык бердәмлеге – бу гади сүзләр генә түгел, ә реаль эшләр икәненә ышанабыз. Без дәвалану узучы хәрбиләребезне хупларга, аларга чын күңелдән ярдәм сүзләре белдерүгә, ә хәрби медикларга – аларның югары профессионализмы, фидакарьлеге һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт һәм ихтирам белдерү өчен килдек», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Делегация составында: ТР вице-премьеры – ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Герое, ТР Премьер-министры урынбасары Александр Лапин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Казан медицина университеты ректоры Айрат Фаррахов һәм башкалар.

Татарстанлылар шулай ук һәлак булган хәрби медикларны искә алдылар.
«Сугышларда һәлак булган хәрби медикларга» мемориалына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән республика делегациясе чәчәк кәрзине салды. Хәрби медикларның истәлеген алгы сызыктан килгән «Север» гаскәрләр төркеме хәрбиләре дә искә алдылар.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 ноябрь 2026, 19:43