Тантаналар сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев экономика тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

«Экономист – ул һөнәр генә түгел. Сезгә өметләнгән һәм ышанган меңләгән коллективлар уңышлы эшли алуы өчен җентекләп, квалификацияле, җан һәм намус белән, зур түземлек һәм чыдамлык белән эшләү бурычы куелган. Бу җиңел эш түгел. Экономист чыгарган һәр сан артында кешеләр һәм коллективлар язмышы тора. Яр Чаллыда үзенчәлекле җитәкчеләр. Без шуның белән аерылып торабыз: бездә машиналар төзүдә, төзелештә яки азык-төлек сәнәгатендә генә түгел, ә көчле экономик хезмәтләр һәм күренекле белгечләр бар. Без – сезнең ярдәмегездә, экономик структураларда һәм хезмәтләрдә эшләүчеләр ярдәмендә көчле, икътисадый яктан үсеш алган шәһәр. Сезгә чын күңелдән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен белдерәм!».

Наил Мәһдиев чаллылыларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасының «Намуслы хезмәте өчен» медале белән КАМАЗның Финанс идарәсе үзәге директоры Ирина Лебедева бүләкләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән «ПРОФИТ» компанияләр төркеменең баш бухгалтеры Флүзә Бикташева билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Экономика министрының Рәхмәт хаты белән КАМАЗның хисаплылык буенча баш белгече Валентина Волковская һәм КАМАЗның финанс операцияләре хезмәте җитәкчесе Лариса Курьянова бүләкләнделәр.

Мэрның Мактау грамотасы белән Башкарма комитетның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлегенең баш белгече Лилия Гарипова бүләкләнде. Мэрның Рәхмәт хаты белән «Кондиционер» фирмасы директоры Анатолий Калуцких билгеләп үтелде.
Башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнделәр: «Чаллы икмәге» компаниясе бухгалтеры Резедә Бадрутдинова, «ТрансТехСервис»ның хезмәтне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Комович, «Икар Плюс» компаниясенең генераль директоры Оксана Кутлина, «Тракресурс-Регион» компаниясенең икътисад бүлеге башлыгы Гүзәл Марданова, «КАМА ДИЗЕЛЬ» компаниясенең әйдәп баручы экономисты Регина Нуршаяхова, «ТЕРМАТА РУС» фирмасының кадрлар буенча белгече Алёна Пучкина, «Технотрон» фирмасының баш бухгалтеры урынбасары Венера Сатдарова, «Джанхенг РУС» компаниясенең финанс директоры Әлфия Симоненко һәм «Хортум» предприятиесенең план-икътисад бүлеге җитәкчесе Ләйсән Яппарова.

Барлык бүләкләнүчеләрнең фотолары «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» ВК төркемендә урнаштырылачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2026, 17:30