Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2026 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Бердәм Россия»нең Яр Чаллы бүлекчәсе дүртенче ел гамәлгә ашыра торган «Эшмәкәрлек лабораториясе» партия проектының яңа уку елы башланды.

Беренче танышу очрашуы В.В. Давыдов исемендәге гимназиядә узды. Укучылар өчен дәресне проект җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең Сәяси советы әгъзасы,  «АС ТАТПРОФ» башкарма директоры урынбасары Евгений Рачков үткәрде.

Бу уку елында проект катнашучылары 8–10 сыйныф укучылары булдылар. Бөтен уку елы дәвамында, айга бер тапкыр, укучылар шәһәрнең уңышлы эшмәкәрләре белән очрашачаклар, бизнес үсешенең реаль тарихлары белән танышачаклар, аның мөмкинлекләре һәм катлаулылыклары турында белерләр, үз эшләрендә уңышка ирешкәннәрдән гамәли белемнәр һәм киңәшләр алачаклар.

Бу эшнең нәтиҗәсе булып командалар шәһәр конкурсында тәкъдим итәчәк үз бизнес-проектлары торачак.

«Бердәм Россия» инициативалы яшьләрне эзлекле рәвештә хуплый, һөнәри үз-үзен билгеләү өчен мөмкинлекләр тудыра һәм укучыларга үз идеяләрен гамәлгә ашыруга беренче адымнар ясарга ярдәм итә.

Пәнҗешәмбе, 12 ноябрь 2026, 09:07